Әлмәтлеләр “ZumbaFitness” фестивалендә биеде

2018 елның 24 сентябре, дүшәмбе

22 сентябрь көнне Әлмәттә беренче тапкыр "ZumbaFitness" фестивале узды. Зумба яшәү дәрте өсти торган иң популяр фитнес юнәлешләрнең  берсе ул. Ул кешене үзенең драйв һәм  энергетикасы  белән җәлеп итә. Моннан тыш ул гәүдәне төз тотарга һәм ябыгырга да ярдәм итә.

Тренировкаларны оештыру өчен проект җитәкчеләре тарафыннан махсус инструкторлар чакырыла. Чарада катнашкан әлмәтлеләр әлеге фестивальдән бик канәгать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International