2018 елның 19 сентябрендә Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре белән 1800 бала туу турында акт теркәлде.
27 август көнне Газизҗанов Рустам Наил улы һәм Екатерина Худойбердий кызы гаиләсендә кыз бала туган. Балага матур Эвелина исеме кушылды.
ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап, баланың әнисенә беренче дәүләт документын - туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның котлау хатын тапшырдылар.