Әлмәт картиналар галереясе шәһәр халкын “Дербент – окно на Восток” күргәзмәсе ачылышына чакыра. Биредә сез борынгы Дербент шәһәренең тарихы һәм мәдәнияте белән таныша аласыз. Шулай ук экспозиция тупланмасында булган “Россия рәссамнар берлеге” Бөтенроссия иҗади иҗтимагый оешмасы рәссамнарының иҗат җимешләре дә күрсәтеләчәк.
Күргәзмә ачылышы 14 август көнне сәгать 14.00 дә була.
Адрес: Ленин урамы, 98 нче йорт.
Тулырак мәгълүматны 31-70-86 тел. номеры аша белә аласыз.