Әлмәтлеләрне вакансияләр ярминкәсенә чакыралар

2018 елның 20 июле, җомга

27 нче июльдә иртәнге сәгать тугызда Әлмәтнең Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге барлык теләүчеләр, шул исәптән инвалидлар өчен вакансияләр ярминкәсе үткәрә.

Ярминкәгә килүчеләр:

- Мәшгульлек үзәгендә булган  вакансияләр банкы белән танышырга;

- эш бирүчеләр белән очрашып әңгәмә үтәргә, эшкә урнашу турында килешү төзергә;

- үзеңнең һөнәри юнәлешеңне белү өчен психолог-профконсультанта тест үтәргә мөмкин булачак.

Сезне түбәндәге адрес буенча көтәбез: Герцен урамы, 86 А йорты.

Белешмәләр өчен телефон: 32-34-95.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International