Әлмәттә ялган Роспотребнадзор хезмәткәрләре булуы ачыкланган

2018 елның 18 июле, чәршәмбе

Әлмәттә ялган Роспотребнадзор хезмәткәрләре сату-алу өлкәсендә эшләүче эшмәкәрләргә шалтыратып тикшерү өчен кирәкле норматив-хокукый актларны сатып алуга 2 мең сум акча сораганнар. Әлеге шалтыратулар 8-999-653-55-91 номерыннан Алиева Карина Георгий кызы исемле хатын-кыз тарафыннан башкарылган.

Агымдагы ел эчендә Татарстанда шундый 12 очрак теркәлгән. Моңа кадәр җинаятьчеләр Казан, Яр Чаллы, Яшел Үзән һәм Чистай шәһәрләрендә эш иткән, дип ачыклап үтте ведомство. Мондый җинаять корбаны булмас өчен, эшмәкәрләргә планлы тикшерү расписаниесы белән территориаль идарә сайтында танышу зарур. 

Әлмәтлеләрне сизгер булырга һәм барлык шуңа охшаган очраклар турында хокук саклау органнарына яисә 8-987-296-47-10 ышаныч телефоны буенча хәбәр итергә өндиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International