Әлмәттәге Сабантуй 20 меңнән артык тамашачыны җыйды

2018 елның 16 июне, шимбә

Бүген Әлмәттә Сабантуй бәйрәме гөрләде. Ул, һәрвакыттагыча, югары дәрәҗәдә, күңелле һәм яңалыклар белән үтте. 

Сабантуй Татарстанның танылган җырчылары катнашында сәхнәләштерелгән күренеш белән башланды. Әлмәтлеләрне һәм кунакларны милли бәйрәмебез белән район башлыгы Айрат Хәйруллин тәбрик итте. Ул Сабантуйның гореф-гадәтләребезне дәвам итүче, барлык яшьтәгеләрне, милләтләрне берләштерүче бәйрәм булуын искәртте.

– Бүген авыл халкына дан җырлыйбыз. Сездән районның, республиканың иминлеге тора, – диде ул чыгышында. – Язгы кыр эшләре вакытында тәмамланды. Быел 44 мең гектар мәйданда традицион культуралар чәчелде. Табигать сынавын дәвам итә. Шуңа да карамастан, яхшы уңыш алырга тырышабыз. 

Айрат Хәйруллин терлекчелекнең дә үсештә булуын, районда авыл хуҗалыгы өлкәсендә төрле программалар эшләвен билгеләп үтте. ТР Премьер-министры урынбасары, Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Президент Рөстәм Миңнехановның бәйрәм белән котлау хатын укыды. 

Сәхнә түренә авыл хуҗалыгы алдынгылары чакырылды. Быел районның иң яхшы авыл хуҗалыгы предприятиесе булып Токарликов исемендәге җәмгыять танылды һәм автомобиль белән бүләкләнде. Иң яхшы терлекчеләр, механизаторлар, кыр батырлары, хуҗалык җитәкчеләренә, фермерларга ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатлары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталары һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Шулай ук район башлыгының Рәхмәт хатлары, район башкарма комитетының Мактау грамоталары белән бүләкләнүчеләр дә булды. 

Районның санитар-экологик торыш буенча иң яхшы торак пунктлары да сәхнәгә күтәрелде. Яшелләндерү, төзекләндерү буенча Нәдер, Ерсубайкино, Борискино авыл җирлекләренә III дәрәҗә диплом һәм 30 әр мең сум акча бирелде. Клементейкино, Камы-Исмәгыйль II урын һәм 50 мең сум акча алды. I дәрәҗәдәге дипломга ия булган Миңлебай авыл җирлеге 100 мең сум премия белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International