Әлмәттә аллы-гөлле велопарад узачак

2018 елның 18 мае, җомга

26 май көнне Әлмәттә «Алга Түбәтәй» тематик велопарады узачак. Әлмәтлеләргә үзләренә милли кием, сүрәт сайларга, велосипедны бизәргә һәм шәһәр буйлап барырга тәкъдим ителә.

Иң кызыклы костюмы һәм иң гадәти булмаган велосипеды булган кешеләр арасында гироскутер, велосипед һәм башка кыйммәтле бүләкләр уйнатылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International