Шәһәребездә яшәүче күпчелек кешеләр скутерларда һәм мотоциклларда йөриләр. Аеруча бу транспорт төре яшьләрдә популяр санала. Маневр ясау сәләте һәм пробкалар һәм тыгыннарны читләтеп узу мөмкинлеге шушы категория транспортын йөртүнең бәхәссез уңай сыйфаты булып тора, шулай ук аны тукталышка кую өчен машинага кирәкле кадәр урын сарыф ителми, ягулык та берничә тапкыр азрак бетә.
17 май көнне 17.00 сәгатьтә Әлмәт районы Рус Акташы авылында ЮХИДИ хезмәткәрләре Әлмәт шәһәренең мотоберләшмәсе белән бергә "Игътибар, мотоциклда йөрүче!" акциясе узачак.