Әлмәт ЗАГСында яшьләрне котладылар

2018 елның 23 апреле, дүшәмбе

Яз килү белән бар тирә юнь уяна, беренче кояшлы көннәр белән куана. Бакчалар чәчәккә күмелә, җылы язгы җил чәчләрне иркәли, һава яңа үсеп чыккан үлән-чәчкә исе белән тула. Туй кебек тантаналы көн өчен ничек инде шундый вакытны сайламыйсың ди.  

Язын  туй үзенә күрә үзенчәлекле романтик мохиттә уза. Яз – табигатькә дә, тормышка да яңалык алып килүче ел фасылы. Язын гаилә тормышы башлап җибәрүчеләр гомер буе  “кояш астында” яшиячәк, дигән ышану бар.  

Апрель аенда узучы туй – язгы туйлар арасында иң популяр айдыр. Шактый гына Әлмәт парлары законлы никах тормышын нәкъ апрельдә башлап җибәрергә булдылар. Шулай итеп, бу атнада Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ  идарәсендә 42 яшь пар ир белән хатын булды. Әлмәт ГХАТ идарәсе коллективы яшь парларны чын күңелдән тормыштагы төп вакыйга белән котлый. Аларга бәхетле гаилә тормышында озын-озак яшәргә һәм мәхәббәт җимешләре – балаларны үстерергә теләп кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International