Әлмәтлеләр 2019-2022 елларга төзекләндерү өчен территорияләрне сайлау онлайн тавыш бирүендә катнаша алачаклар

2018 елның 16 марты, җомга

14 мартта Татарстан Республикасында иҗтимагый киңлекләрен төзекләндерү буенча онлайн тавыш бирү - ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының уртак проекты башланды. 

Онлайн тавыш бирүендә Татарстан Республикасында яшәүче барлык кешеләр катнаша алалар. Онлайн сайлау "ТР хезмәтләре" приложениесында, шулай ук uslugi.tatarstan.ru Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталында алып барылачак. Тавышны бер тапкыр гына биреп була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International