Әлмәттә "Язгы каникуллар" оператив-профилактик чарасы старт ала

2018 елның 15 марты, пәнҗешәмбе

Акция кысаларында хокук тәртибен һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен кисәтү юнәлешендә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан төрле чаралар оештырыла. Инспекторлар мәгариф учреждениеләрендә, балалар бакчаларында, автотранспорт хуҗалыгында булып кисәтү - аңлату әңгәмәләре алып баралар, ата - аналар, балалар белән очрашалар, акцияләр уздыралар.

Балалар бакчасы, мәгариф учреждениеләре яныннан узганда тиешле тизлекне сакламаучылар, махсус балалар утыргычлары белән җиһазландырылмаган автомобильләрдә хәрәкәт итүчеләргә контроль аеруча зур булачак. Шулай ук җәяүлеләр юлында балаларны уздырмаучы шоферларга да таләпләр катгый. Яшь җәяүлеләрне бәрдерүнең 22 очрагы теркәлде. Хөрмәтле әти-әниләр, каникуллар чорында балаларыгызны күз уңыннан җибәрмәгез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International