Әлмәт вәкилләре Казанда узган эшләүче яшьләрнең республика конгрессында катнаштылар, аның максаты - оешмалар һәм учреждениеларның яшь белгечләрен тармакны камилләштерү һәм аны алга таба перспективалы үстерүгә юнәлтелгән проектларны (идеялар һәм тәкъдимнәрне) уйлап чыгару һәм тормышка ашыруга җәлеп итү.
3 көн дәвамында конгресста катнашучылар "Свияжские холмы" тауда чаңгы шуу спорт-сәламәтләндерү комплексы территориясендә яшәделәр, анда яшьләр өчен "Бергәләп Татарстан киләчәген төзик!" исемендәге кызыклы программа әзерләнгән иде.