Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре

Әлмәттә Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үттеләр

07.03.2018

8 Март уңаеннан “Нефтьче” Мәдәният сараенда әлмәтлеләр хөрмәтенә тантана оештырылды. Гүзәл затларны район башлыгы Айрат Хәйруллин тәбрик итте. Ул аларның төбәктәге социаль-икътисади үсешкә зур өлеш кертүләрен, республика дәрәҗәсендә дә уңышка ирешүләрен, төрле бәйгеләрдә урыннар яулауларын ассызыклады. Сугыш һәм тыл ветераннары, күп балалары әниләр адресына да аерым рәхмәт сүзләре юлланды. Бәйрәм бүләкләргә дә бай булды. Үзебезнең үзешчәннәр белән Үзбәкстанның атказанган артисткасы, “Голос” проекты финалисткасы Севара да чыгыш ясады.






Оценить материал или отправить свое мнение

Copyright © 2003-2018
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования