Әлмәттә «Елховнефть» НГДУ хезмәт коллективы җыелышы узды

7 март 2018 ел., чәршәмбе

Хезмәт коллективы җыелышында «Елховнефть» НГДУның җитештерү эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды. Җыелышта «Елховнефть» НГДУ начальнигы Азат Хабибрахманов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Тимур Халиков катнаштылар.

«Елховнефть» НГДУ «Татнефть» компаниясе җитәкчелеге тарафыннан коллектив алдына куелган барлык техник-икътисадый күрсәткечләрне үтәде, - дип билгеләде НГДУ начальнигы Азат Хабибрахманов.

Шулай ук экология белән бәйле мәсьәләләр, нефтьчеләрнең өстенлекле максатларының берсе булып саналган әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләсе каралды. Яңа техниканы һәм технологияләрне кертү дәвам итә. «Елховнефть» НГДУ Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт районының социаль инфрастуктурасын төзекләндерүдә актив катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования