«Альметьевнефть» НГДУның отчет җыелышы узды

2018 елның 6 марты, сишәмбе

Җыелышта район башлыгы Айрат Хәйруллин, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Тимур Халиков, «Альметьевнефть» НГДУ начальнигы Ренат Нөгәйбәков, идарәнең хезмәткәрләре катнаштылар. Җыелышны ачып, Ренат Нөгәйбәков 2017 елдагы җитештерү күрсәткечләре белән таныштырды, 2018 елга билгеләнгән перспектив юнәлешләр турында хәбәр итте. Ул НГДУның төп характерлы үзенчәлеге, эшләү стиле итеп көчле инженерлык мәктәбе, эшләү осталыгы һәм корпоратив традицияләренең көче булып калуын билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International