Әлмәттә Мәшьгульлек үзәге эшчәнлеге турында фикер алыштылар

2018 елның 5 марты, дүшәмбе

Бүген, эшлекле дүшәмбедә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин рәислеге астында Мәшьгульлек үзәге директоры Минсәгыйть Насертдиновның доклады тыңланды. Ул яшьләрнең профессиональ юнәлешләре һәм һөнәри белем бирү турында мәгълүматны тәкъдим итте.

Нәтиҗәләр ясап, Айрат Хәйруллин бүгенге көндә студентлар һәм укучылар мохитендә тормышка ашырыла торган перспектив проектлар нигезендә яшьләр белән эшләүнең яңа формаларының мөһимлелеген ассызыклады. Шулай ук беренче дәрәҗәдә башкарыла торган максатларны - билгеләде - шуларның арасында эшсезлек дәрәҗәсен киметүгә юнәлтелгән чаралар һәм җәйге чорда һәм укудан буш вакытта балигъ булмаганнарны вакытлыча эшкә урнаштыруны оештыру. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International