Әлмәттә район активы белән киңәшмә узды

2018 елның 5 марты, дүшәмбе

Киңәшмә яңа кадр билгеләнеше турында белдерүдән башланды. 2018 елның 1 мартыннан Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарында Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Территориаль бүлеге начальнигы итеп Ирина Хәйруллина билгеләнде. Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин яңа җитәкченең профессиональ сыйфатларын билгеләде һәм Ирина Владимировнага уңышлы эш теләде. 

2017 ел дәвамында эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2018 елга максатлар белән киңәшмә барышында Әлмәт муниципаль районы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Ильвира Пузырева таныштырды. Палата эшендә төп юнәлеш итеп Ильвира Гаязовна муниципаль район бюджетына керү буенча план күрсәткечләрен үтәүне билгеләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International