"Татэнергосбыт" АҖ филиалы - Әлмәт бүлеге 2017 елга йомгаклар ясады һәм агымдагы планнарны билгеләде

2018 елның 4 марты, якшәмбе

Әлмәттә "Татэнергосбыт" АҖ филиалы - Әлмәт бүлегенең 2017 ел дәвамында эшчәнлеге нәтиҗәләренә һәм 2018 елга планнарга багышланган конференция үтте.

Конференция эшендә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, "Татэнергосбыт" АҖ филиалы - Әлмәт бүлеге начальнигы Игорь Бредников катнаштылар. 

Игътибар өчен, "Татэнергосбыт" АҖ Татарстан территориясендә ышанычлы электр энергиясе белән тәэмин итүче булып тора. Компания структурасына тугыз филиал: Әлмәт, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Идел буе, Чистай, Кама, Яр Чаллы һәм Казан бүлекләре керә. Шуларның һәрберсендә кулланучыларның уңайлылыгы өчен клиентларга хезмәт күрсәтү офислары эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International