Әлмәттә ел буенча эшләүче иҗтимагый киңлекләр турында фикер алыштылар

2018 елның 3 марты, шимбә

Әлмәттә ел буена эшләүче иҗтимагый киңлекләр нинди булырга тиеш һәм ничек итеп аларны тәртипкә салырга? 2 март көнне Татарстан Республикасының иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасы кысаларында оештырылган проект семинарында шундый сорау яңгырады. Семинар эшендә ӘМР башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Айрат Мөхәммәтҗанов, Татарстан Республикасы шәһәрләре үсеше институты фондының архитектура проектлары департаменты җитәкчесе Айназ Ярмиев, Россия архитекторлары союзы әгъзасы Никита Коктыш, шулай ук шәһәрнең инициативалы гражданнары, активистлар, оешмаларның хезмәткәрләре, төрле эшчәнлек өлкәләре белгечләре катнаштылар.

Айрат Мөхәммәтҗанов, әлмәтлеләрнең иҗади эшләрен йомгаклап, семинарда катнашучыларга нәтиҗәле эш өчен рәхмәт белдерде: "Әлмәтлеләр тарафыннан билгеләнгән өстенлекләрне ишетү мөһим иде. Бу проектларда шәһәрдә торучыларның фикере бик әһәмиятле".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International