26-28 февральдә Азнакай шәһәренең мәдәният сараенда фестивальнең зональ этабы узды. Фестивальдә республиканың 6 районыннан 1000нән артык сәләтле бала катнашты.
Максим Апраксин җитәкләгән "Фристайл" заманча бию студиясе XVIII "Йолдызлык - 2018" эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зональ этабында "Хореография - урта төркем" номинациясендә 1 урынны яулады.