Әлмәт Сәламәтлек саклау идарәсе 17 март көнне 9.00 сәгатьтә 3нче номерлы поликлиникада Ирләрнең сәламәтлеге елы кысаларында "Ирләрнең сәламәтлеге көне" акциясен оештыра. Чараның төп максаты: ирләрдә урология патологияләрен кисәтү һәм аларны иртәрәк ачыклау. Бу көнне махсус анализларны бирергә һәм врач уролог Андрей Анатольевич Кормилинның консультацияләсен алырга була.