1 март - Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне

2018 елның 1 марты, пәнҗешәмбе

Әлеге бәйрәм җәмәгатьчелек игътибарын граждан­нар һәм оборонаны як­лаучы милли хезмәтләр та­рафыннан үтәлгән мө­һим бурычларга – гомер­не һәм тирә-як мохитне коткарып калуны җәлеп итүгә омтыла. Аның тарихы 1931 елда башлана, Парижда берни­чә дәүләт инициативасы буенча “Женева зонасы Ассоциа­циясе” оеша. Аның бурычы барлык илләрдә дә “куркынычсызлык зона­сы”на нигез салу була. Ахырдан Ассоциация Халыкара гражданнар оборонасы оешмасына үзгәртелә. 

1972 елда ул хөкүмәтара оешмага әйләнә. Хәзергесе вакытта аңа 50 ил керә, шул исәптән Россия дә, тагын 16 дәүләт күзәтүче дәрәҗәсендә катнаша.

Гражданнар оборонасы ое­шу көне илебездә 1932 елның 4 октябрендә кабул ителгән дип исәпләнә. Бу көнне җирле һава оборонасы СССРда мөстәкыйль структурага әйләнә. Бөек Ватан сугышы аның өчен беренче җиңел булмаган сынау була, ул чакта структура көче белән шактый бомба зарарсызландырыла, җитди янгыннар сүндерелә, шулай ук төрле хәлдәге аварияләр юк ителә. Ул чакта безнең тарихта беренче булып халыкны яклау системасы булдырыла, ул меңләгән тыныч халыкның гомерен саклап калырга мөмкинлек бирә.

Бүген гражданнар оборонасы дәүләт өчен иң мөһим булган – илебезнең иминлеген гарантияли.

Районыбызда га­дәттән тыш хәлләрдә эшнең җайга салынганлыгын үз­ләштерүгә юнәлтелгән төрле өйрәнү­ләр даими үткәрелә. Балалар бакчаларында тәр­бияләнүче­ләр һәм мәктәп укучылары өчен безнең тарафтан янгын сүндерү частьләренә экскурсияләр оештырыла, ан­да аларга коткаручылар эше турында гына сөйләп калмый­лар, шулай ук гадәттән тыш хәлләр килеп чык­кан очрак­ларда үзеңне то­ту кагыйдәләре турында да аңлаталар, кешеләрне аерым һәм коллектив яклау­ның төп чараларын күрсәтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International