Әлмәттә хәрби -интернационалистларны искә алу көнен билгеләп уздылар

2018 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Әлмәтлеләр аны, һәр елдагыча, Хәтер мәйданына җыелып, хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булганнарны искә алып билгеләп үтте. Митингта район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, хәрби комиссар Ришат Сабиров, Әфганстан сугышы һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының ТР иҗтимагый оешмасы Әлмәт бүлекчәсе рәисе Сергей Брусов чыгыш ясады. Әфган сугышында 500 дән артык әлмәтле катнаша. Бүген безнең арабызда аларның 472 есе генә исән-сау. Шулай ук 801 кеше Чечнядагы чуалышларда катнашкан. 22 гаилә үзенең газиз улларын кабаттан күрә алмаган. Арабызда булмаганнар бер минутлык тынлык һәм мылтык залплары белән искә алынды. Хәтер мәйданындагы һәйкәл кабат кызыл канәферләргә күмелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International