Республика бәйгесе 1998 елдан башлап уздырыла. Бәйгедә абруй казанган, халыкның хөрмәтен яулаган ир-атлар һәм хатын-кызлар катнаша ала. Зона туры бәйгесендә "Хатын-кыз-ана" номинациясендә Әлмәттән Лилия Даишева җиңү яулады.