Әлмәттә ЗАГС идарәсе эшчәнлегенә йомгак ясадылар

2018 елның 12 феврале, дүшәмбе

Район активы белән киңәшмәдә гражданлык актларына дәүләт теркәве уздыру эшчәнлегенә йомгак ясалды. ЗАГС идарәсе җитәкчесе Гүзәл Әмирова юридик әһәмияткә ия булган документлар белән эшчәнлекнең шактый арта төшүен билгеләп узды. Узган елда аларның саны15358 булган.

Гүзәл Әмирова башкарылган эшләргә йомгак ясады, 2018 елга каралган планнар белән таныштырды. Район башлыгы Айрат Хәйруллин гаилә институты үсешенә аеруча зур игътибар бирергә кирәклеген ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International