ТР Президенты Әлмәт казанышлары күргәзмәсе белән танышты

2018 елның 7 феврале, чәршәмбе

Нефтьче” Мәдәният сарае каршында ТР Президентын күргәзмә каршы алды. Коммуналь предприятиеләр үзләренең заманча техникаларын куйганнар, эшмәкәрләр исә асраган маллары, җитештергән продукцияләре белән чыкканнар. 
Ә инде “Нефтьче” Мәдәният сараеның һәрбер катыннан тиз генә узып булырлык түгел иде. Биредә нефтьчеләр, сәнәгать предприятиеләре, коммуналь хуҗалыклар, урта һәм кече бизнес, агросәнәгать комплексы, мәдәният әһелләре, мәгариф өлкәсе һәм башкалар үзләренең алып барылган эшчәнлекләрен, уңышларын күргәзмәгә салып күрсәтте. Президент Рөстәм Миңнеханов, район башлыгы Айрат Хәйруллин, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов һәм башка бик күп җитәкчеләр аларга югары бәя бирде. Рөстәм Миңнеханов кайбер әйберләрне башка төбәкләрдә дә кулланышка алырга кирәклегенә күрсәтте, тәкъдимнәрен белдерде. Мәсәлән, ул “Елховлес”ның балалар бакчалары өчен ясаган конструкция-уенчыкларын күпләп җитештерергә мөмкин булуын искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International