Территориаль-иҗтимагый советларның отчет җыелышы 21нче мәктәпнең актлар залында үтте. Микрорайонда яшәүчеләр белән очрашуда Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, «ТаграС-ЭнергоСервис» ҖЧҖ директоры Артем Горланов, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Валеев, ТИС-12а рәисе Николай Жалнин, шулай ук шәһәрнең хокук саклау органнары һәм хезмәтләре вәкилләре катнаштылар.
"ТаграС-ЭнергоСервис" ҖЧҖ карамагындагы 12а һәм 12нче номерлы территориаль иҗтимагый советы буенча башкарылган эш турында отчет ТИС-12а рәисе Николай Жалнин чыгыш ясады. Докладында ул 2017 ел эчендә микрорайон территориясен төзекләндерүгә һәм ТИС-12а санитар-экологик торышын яхшыртуга «Татнефть» ГАҖ тарафыннан 10 млн. сумнан артык бүлеп бирелгәнен билгеләп үтте.
Микрорайонда яшәүчеләр торак-коммуналь хуҗалыгы, ишегалды территорияләрен бизәү, юл хуҗалыгы һәм башка өлкәдәге мәсьәләләрне хәл итүдә булышлык итүне сорадылар.