Әлмәт эшмәкәрләре сыйфат өлкәсендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте бүләкләренә лаек булу бәйгесендә катнаша алалар

2018 елның 2 феврале, җомга

2018 елда Татарстан Республикасында XIV ачык сыйфат өлкәсендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте бүләкләренә лаек булу бәйгесе уздырылачак.

Бәйгедә катнашуга төрле оештыру-хокукый формасындагы оешмалар һәм аларның Татарстан Республикасы территориясендә һәм аннан читтә продукцияне җитештерүче хезмәт күрсәтүче филиаллары дәгъва итә алалар.

Катнашуга гаризалар 31 мартка кадәр  pcq2008@yandex.ru электрон адресына кабул ителәләр, тел.: (843) 292-04-95, 292-07-48.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International