Әлмәттә яшәүче яшь гаилә беренче түләүне бала өчен караватны сатып алуга тотты

2018 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

Гаиләдә беренче булып туган балага бирелүче пособиене алуга документлар тапшырган тәүге Әлмәт гаиләсе шушы көннәрдә дәүләт ярдәменнән файдаланды. 

Светлана һәм Руслан Мөхәммәтҗановларның беренче баласы 1 гыйнвар – илебездә яңа законнар үз көченә кергән көндә дөньяга килә. Шул рәвешле гаилә ай саен дәүләттән социаль ярдәм алып барачак. Татарстанда яшәүче әниләр өчен быел аның күләме 8 мең 490 сум тәшкил итә. Бу – 2017 елның II кварталында республикада балалар өчен билгеләнгән яшәү минимимы күләме. Айлык түләүләрне алу хокукына быелның 1 гыйнварыннан соң беренче баласы туган (уллыкка алган) әниләр дәгъва итә ала. Төп шарт: әни һәм бала Россия гражданнары булырга һәм Россия территориясендә яшәргә тиеш. Шул ук вакытта гаиләдә җан башына туры килгән керем дәрәҗәсе төбәктә 2017 елның икенче кварталында билгеләнгән эшкә сәләтлеләрнең яшәү минимумыннан бер ярым тапкыр артмаска тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International