Әлмәт районында гражданнарны хәрби учетка алуны оештыру

2018 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

Шәһәр активы белән узган киңәшмәдә 2017 елда гражданнарны хәрби учетка алу буенча һәм бу юнәлештә эшне оештыру буенча Әлмәт шәһәренең хәрби комиссары Ришат Сабиров чыгыш ясады. Ул билгеләп узганча, хәрби учет – хәрби хезмәт яшендәге кеше ресурсларын мобилизировать итү.

Хәрби комиссариатның эшчәнлеге эчке эшләр министрлыгы, төрле идарәләр, авыл җирлекләре белән берлектә алып барыла.

Гражданнарның хәрби учетын алу буенча 303 оешма һәм предприятиедә күләмле эш алып барыла. 2009 елдан башлап смотр –конкурс уздырыла. 2017 елгы нәтиҗәләр буенча беренче урынга “Татнефтегазпереработка” идарәсе, авыл җирлекләре арасында Урман Кәләе чыкты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International