Ерсубай авыл хуҗалыгында халык җыены узды

2018 елның 21 гыйнвары, якшәмбе

Әлмәт муниципаль районының авыл хуҗалыкларында халык җыеннары уза, аларда узган елга нәтиҗәләр ясала һәм агымдагы елга планнар билгеләнә.

Район башлыгы Айрат Хәйруллин Ерсубай авыл хуҗалыгында яшәүчеләр белән очрашты. Ул шулай ук урта мәктәпнең хәленә бәя бирде, мәктәп директоры белән капиталь ремонтлау программасына уку йортын кертү мөмкинлеге турында фикер алышты. 

Агымдагы елга планлаштырылган чаралар исемлегенә балалар уйнау мәйданын төзекләндерү, Советская һәм Заречная урамнары буйлап урнашкан юллардагы чокрыларны ямау, Яңа Елан авылындагы Түбән урамы буйлап урнашкан юлларга вак таш түшәү, яңа зират төзү, Яңа Елан һәм Ерсубай авылларындагы күперләрне капиталь ремонтлау керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International