Әлмәттә социаль өлкә һәм мәдәният объектларын капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру дәвам ителәчәк

13 гыйнвар 2018 ел., шимбә

Татарстан Республикасында 2018 елда гомуми мәйданы 5,3 млн. кв. метрлы 995 күп фатирлы йорт капиталь ремонтланды. 224 мең гражданнарның торак шартларын яхшыртырга планлаштырыла. Финанслау күләме - 6 млрд. 76 млн. 348 мең сум. 

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

2018 елда 14 балалар савыктыру лагерен капиталь ремонтлау каралган (112 млн. сум), 6 балалар савыктыру лагерен төзү (40,5 млн. сум) һәм бер балалар савыктыру лагерен төзекләндерү планлаштырыла (40 млн. сум). Оештырыла торган ресурс үзәкләрен капиталь ремонтлау эшләре дә алып барылачак - 11 профессиональ белем бриъ оешмалары. Финанслау кълщме - 681,38 млн. сум.

42 мәдәният объектын капиталь ремонтлауга финанслау күләме 342,975 млн. сум карала. 

2018 елда республикада 28 яшүсмер клубы капиталь ремонланачак, моннан тыш, материаль базасы да яхшыртыла. 

Татарстанда муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары биналарын, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрен, муниципаль архивларны, яшьләр үзәкләрен капиталь ремонтлау дәвам ителәчәк. 

2018 елда амбулатор-поликлиника биналарын капиталь ремонтлау программасы буенча 120 бинага 3 млрд. 195,72 млн. сум карала. Казанда 21 поликлиника, Чаллыда - 15 бина, Түбән Камада - 6, Әлмәт - 4 бина. Программага республика муниципаль районнарында 74 поликлиника бинасы ремонтланачак. 

Ирек Фәйзуллин искәрткәнчә, 2018 елда иҗтимагый киңлекләр проектларын сайлауда халыкның туры сайлавы карала.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, республикада җәмәгатьчелек белән тавыш биреп сайлау мехнизмы көйләнгән инде. Кешеләрнең тавыш бирүләре аша иҗтимагый киңлекләрнең нинди булырга тиешлеген хәл итәргә кирәк. 

Актуаль мәсьәләләр урыннарда да каралды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Айрат Мөхәммәтҗанов торак төзелеше һәм капиталь ремонтны гамәлгә ашыру барышы турында хәбәр итте. 2018 елга торак төзелеше планы 155000 кв.метр тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования