Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы хәбәр иткәнчә, һава температурасының түбән булуы нәтиҗәсендә мәктәпләрдә укулар күчерелергә мөмкин. 1–4 нче сыйныф укучыларына һава температурасы –23 градустан, 5–9 нчы сыйныф укучыларына – 25 градустан, 10–11 нче сыйныф укучыларына – 32 градустан салкын булса дәрескә килмәскә рөхсәт ителә.
25 градустан салкын булса, мәктәп автобусларына рейска чыгарга рөхсәт ителми.