Әлмәтнең гомуми белем бирү учреждениеларына кабул ителү кагыйдәләре турында беренче сыйныф укучыларының ата-аналары өчен мәгълүмат

2018 елның 12 гыйнвары, җомга

Киләчәк беренче класс укучыларының ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен җыелышлар 18 гыйнварда 18 сәгатьтә шәһәр һәм районның мәктәпләрендә үтте.

Беренче класска 1 сентябрь көненә 6,5 яшь тулган, ләкин балага 8 яшь тулганчы кабул итәләр. Баланы кабул итү өч этаптан тора:

-  Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү порталы (uslugi.tatarstan.ru) аша электрон һәм кәгазьдәге гаризаны җибәрү. Гариза үрнәкләре - белем бирү учреждениеларының сайтларында;

- документларны тапшыру. Ата-аналар баланың туу турында таныклыгын һәм баланы яшәү урыны буенча теркәү таныклыгын тапшыралар.

- Белем бирү учреждениесының баланы беренче класска теркәү яисә аны кабул итүне кире кагу турында карары.

Барлык сораулар белән Р.Фәхретдин урамы, 50, каб. 307 адресы яисә 8(8553) 45-16-31 телефоны буенча мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International