Әлмәттә яшәүче Федоровлар гаиләсенә спорт велосипеды бүләк ителде

2018 елның 12 гыйнвары, җомга

"Бирлик"  Әзербайҗан диаспорасы - үзләренең күп санлы игелекле гамәлләре белән аерылып торучы иҗтимагый оешмаларның берсе. Ул шәһәрнең иҗтимагый, мәдәни һәм спорт тормышында гына түгел, хәйрия акцияләрендә дә актив катнаша. Шундый күңелле очрашуларның берсе Яңа ел алдыннан Федоровлар гаиләсендә булды. Әзербайҗан диаспорасы вәкилләре якшәмбе мәктәбендә укучылар белән балаларны бәйрәм белән котларга килделәр. 

Диаспора җитәкчесе Фикрәт Бакиров барысын да бәйрәм белән котлады, иң яхшы теләкләрен белдерде һәм өлкән улларына спорт велосипедын бүләк итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International