Әлмәттә 6 нчы нормативны тапшырачаклар

2018 елның 11 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Әлмәттә "Яшел фитнес" турнирын оештыручылар озын кышкы яллардан соң шәһәрдәшләребезне физик күнегүләр белән шөгыльләнергә чакыралар. 

14 гыйнварда "Алнас" стадионы залында турнирда катнашучылар горизонталь хәлдә яткан килеш гәүдәне күтәрү буенча 6 нчы нормативны тапшырачаклар. Бу күнегү артык килограммнардан арындыру белән бергә гәүдәне төз итә һәм хәтта ашкайнатуны да яхшырта. Нормативның кагыйдәләре буенча, хатын-кызлар 30, ир-атлар 40 тапкыр күтәрелергә тиеш. 60 секунд эчендә иң күп тапкыр күтәрелгән команда җиңүче исеменә лаек булачак. 

Программада: 
- Гомуми разминка 
- Категорияләр буенча норматив тапшыру 
- Көчне арттыру тренировкалары 
- Балалар зонасы 
Ярышларда теләге булган һәркем катнаша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International