Әлмәттә 2017 елның нәтиҗәләре тыңланды һәм 2018 елга төзелеш планы билгеләнде

10 гыйнвар 2018 ел., чәршәмбе

2018 елда торак төзелеше программасы буенча Татарстанда 2 млн. 403 мең кв. метр торак төзергә планлаштырыла. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган яңа елның беренче республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2017 ел йомгаклары буенча республикда 2 млн. 408,1 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган (еллык планнан 100,3 %).  

«Амбулатор-поликлиника учреждениеләре биналарына капремонт ясау программасы буенча эшләр дәвам итә. Гыйнвар-февраль айларында  объектлар этаплап тулы күләмдә эксплуатациягә кертеләчәк», - диде министр.

Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, быел Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды программасы буенча 9 мең 711 фатирлы 87 йорт (527,0 мең кв. метр) төзү каралган. Моннан тыш, күп фатирлы инвестицион торак буенча 17 мең 297 фатирлы (871,3 мең кв. метр)  120 йорт гамәлгә кертеләчәк, аз катлы йортлар төзелеш буенча – 1 млн. 4,7 мең кв. метр.

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры белдергәнчә, 2018 елда 297 ятим баланы һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган баланы һәм гражданнарның аерым категорияләреннән булган 164 гаиләне (күп балалы һәм яшь гаиләләр, чернобыльчеләр, мәҗбүри күченүчеләр һәм башкалар) торак белән тәэмин итү планлаштырыла.

Социаль-мәдәни объектларны төзү һәм аларга капталь ремонт ясау программасын гамәлгә ашыру кысаларында 28 авыл клубы, җирлекләр Советларының (башкарма комитетларының) 10 бинасы, 97 универсаль спорт мәйданчыгы, 16 блоклы модуль чаңгы базасы, 44 фельдшерлык-акушерлык пункты, 11 табиб амбулаториясе төзү карала. Моннан тыш, 2018 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе ведомствосындагы 27 учреждение бинасына, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрлыгының 19 авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасына капиталь ремонт ясау һәм сәламәтлек саклау объектларына, медицина җайланмалары һәм җиһазлар белән тәэмин итеп, капремонт ясау ниятләнә. Шулай ук республикада яңа агросәнәгать парклары төзү дәвам итәчәк.     

Актуаль мәсьәләләр урыннарда да каралды. Башкарма комитет җитәкчесе Марат Гирфанов капиталь ремонт программасын үтәү турында хәбәр итте. 

Алга таба объектларны төзү һәм капиталь ремонтлау өлешендә республика программаларын тәмамлау турында Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Айрат Мөхәмәтҗанов белдерде. 

-  «Татнефть» ГАҖ һәм «Домкор» ҖЧҖ йорт салучылары 2017 елда 132 678 кв. метр торак файдалануга тапшырылды. Шуларның: 61%ы шәхси торак төзелеше, 25%ы социаль ипотека, 14%ы коммерция объектлары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования