Әлмәтнең мактаулы гражданины Васыйл Хуҗахмәтов вафат

2018 елның 9 гыйнвары, сишәмбе

Кичә Әлмәтнең горурлыгы булган, мактаулы һәм хөрмәткә лаек шәхес Васыйл Хуҗахмәтовның йөрәге тибүдән туктады. 

Васыйл Фатыйхович 11 ел буена Әлмәт районы башкарма комитеты рәисе, 16 ел ветераннар Советы җитәкчесе булып эшләде. Берничә тапкыр төрле дәрәҗәдә депутат булып сайланды. Шәһәр һәм район тормышында актив катнашты. 

Васыйл Хуҗахмәтов II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Хезмәт Кызыл байрагы ордены, дистәләгән медальләр белән бүләкләнгән. 2017 елда ул «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медаленә лаек булды. Васыйл Хужахмәтовны соңгы юлга озату иртәгә, 10 гыйнварда, «Нефтьче» Мәдәният сараенда 11.00 – 12.00 сәгатьләрдә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International