Әлмәттә урамнары кардан чистарту буенча актив эш алып барыла

2018 елның 8 гыйнвары, дүшәмбе

Буран һәм кар торак – коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренең эшен та тагын да катлауландырды. 

Шәһәр урамнарын һәм юлларны чистарту тәүлек дәвамында алып барыла. «ГУАД» МУП ның баш инженеры Рәфис Нуришанов сүзләренә караганда, бүгенге көндә урамнарны кардан чистарту буенча 27 берәмлек техника, 18 хезмәткәр эшли. Көннең беренче яртысында Ленин, Шевченко, Фәхретдин урамнары кардан тулысынча чистартылган. Көннең икенче яртысында магистраль урамнарны кардан арындыру белән беррәттән эш кварталара территорияләрдә, Пушкин, Полевой, Геофизический урамнарында да алып барыла. Хәзерге вакытта урамнардан барлыгы 600 м3 кар чыгарылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International