Шарлавыклы буаларның чаңгы юлында эстафета булып үтте

2018 елның 4 гыйнвары, пәнҗешәмбе

“Һава суларга чык” фестивале кысаларында Шарлавыклы буаларның чаңгы юлында эстафета булып үтте.

Чаңгы эстафетасында “Юность” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең чаңгы бүлегенә йөрүчеләр катнашты. 24 кыз һәм егет алты командага бүленеп 4 этапта узышты. “ЯН” тау чаңгысы комплексында да Кыш бабай призына 30 кеше спортның экстремаль төрендә көч сынашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International