Әлмәт «Забег обещаний» бөтенроссия акциясенә кушылды

2018 елның 2 гыйнвары, сишәмбе

Бөтенроссия акциясе кысаларында Әлмәттә беренче тапкыр «Забег обещаний» үтте. Яңа елның беренче көнендә үк 500 дән артык әлмәтле һәм кунаклар шәһәр стадионына җыелды һәм 2018 метр араны узып үзләренең Яңа елга куйган теләк , максатларының үтәләчәген раслады. 

Спорт сөючеләрне район башлгы исеменнән башкарма комитет җитәкчесе Марат Гирфанов тәрбикләде. Ул 2017 нең спорт өлкәсендә зур уңышлар елы булуын, күп спорт объектлары ачылуын билгеләп узды. Әлеге чараның төП инициаторы – шәһәрнең әтиләр Советы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International