Хөрмәтле әлмәтлеләр!

2017 елның 31 декабре, якшәмбе

Яңа ел якынлашып килә! Тиздән 2017 ел зур тарихыбыз битләренең арасына кереп калачак. Купчелек юнәлешләр буенча ул һәрберебез өчен уңышлы һәм нәтиҗәле булды.

Әлмәт Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше рейтингында лидерлык урыннарының берсен саклап кала. Россия Федерациясе Президенты Путин Владимир Владимир улы, Татарстан Республикасы Президенты Минниханов Рөстәм Нургали улы ярдәме белән районда күпчелек программалар һәм проектлар тормышка ашырыла. 

Узган елның иң мөһим вакыйгасы итеп шәһәрнең барлык поликлиникаларын модернизацияләүне атап була. Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елында Шарлавыклар буасында балалар мәйданы белән яңа парк төзелде. Яшелчәләр кластерын оештыру, Н.Токарликов исемендәге АҖдә яңа сөт комплексын төзү районның агросәнәгать комплексы өлкәсендә алга китеш исемлегенә кертергә була. "Кванториум" балалар технопаркы барлыкка килде, анда балалар үзләрен техник юнәлешләрдә үстерә алалар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International