Әлмәттә республика программаларын тормышка ашыру нәтиҗәләре ясалды

2017 елның 30 декабре, шимбә

Төзелеш һәм капремонт буенча республика программаларының  тәмамлануы турында ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

Ирек Фәйзуллин  үзенең докладында мәгариф объектларында капремонт программасы төгәлләнде (мәктәпләр, балалар  бакчалары). 2017 елда 146 мәгариф объектын ремонтлау планлаштырылган, шул исәптән 36 мәктәп, 7 коррекцион мәктәп һәм 110 мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе, дип җиткерде. Шулай ук балалар сәламәтләндерү лагерьларында, ресурс үзәкләре (колледжлар), мәдәният, объектлары, муниципаль берәмлек җирлекләре советлары биналары, социаль хезмәт учреждениеләре һәм 17 муниципаль архивларда капремонт программасы тәмамланган.

28 декабрьгә булган мәгълүматларга караганда, амбулатория-поликлиника учреждениеләренең планлаштырылган 74 объектның 26сында эшләр дәвам итә. 48 объектта эшләр төгәлләнгән, диде Ирек Фәйзуллин.

2017 елда 33 сыер абзарларында, 28 яшелчә саклау урыннарында капремонт һәм 129 силос-сенаж траншеялары төзелеше төгәлләнгән.

“Иҗтимагый киңлек” программасын гамәлгә ашыру кысаларында төзелеш-монтажлау эшләре 100%ка үтәлгән.

Ирек Фәйзуллин шулай ук 2018 елда иҗтимагый киңлек проектларын сайлау буенча республикалыларның тавыш бирүе каралган, дип искә төшерде.

Киңәшмәне дәвам итеп, Айрат Хәйруллин 2017 елга нәтиҗәләр ясады һәм хезмәтләрнең җитәкчеләренә һәм подрядчы оешмаларга битараф булмаган мөнәсәбәт һәм нәтиҗәле эш өчен рәхмәт белдерде.

Район башлыгы шәһәр хезмәтләренә Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрен уздыру вакытында халыкның куркынычысызлыгын һәм тереклек тәэмин итү системаларының тотрыклы эшен тәэмин итәргә йомыш бирде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International