Кичә Яшьләр үзәгендә очрашу үткәрелде, аның барышында 2017 ел дәвамында коммерцияле булмаган оешмаларның эшенә нәтиҗәләр ясалды, коммерцияле булмаган оешмалар тарафыннан шәһәрдәге социаль яктан мөһим булган, оештыру-хокукый характердагы мәсьәләләрне хәл итү турында фикер алыштылар. Очрашуда шәһәрнең коммерцияле булмаган структуралары, яшьләр комитетлары вәкилләре, студентлар активы, шулай ук Казаннан килгән кунак - социаль өлкәдәге инновацияләр үзәге җитәкчесе Антон Дыгаев катнаштылар. Ул шулай ук ресурс үзәкләренең эшчәнлеген тәкъдим итте.