Әлмәт гимнасткасы Дөбәй шәһәрендә узган халыкара турнирда катнашты

2017 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

7 декабрьдән алып 9 декабрьгә кадәр Дөбәйдә DuGym Cup 2017 нәфис гимнастика буенча икенче халыкара турниры уза.

Анда дөньяның 21 иленнән 286 спортчы катнаша һәм ул Дөбәй Спорт советы ярдәме белән Al Manara Sports Hall спорт клубында уза. 

Әлмәт гимнасткасы, "Виктория" нәфис гимнастика мәктәбендә шөгыльләнүче Рамазанова Зәмирә әлеге ярышларда өченче урынны яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International