Әлмәттә "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны экологик яктан тәрбияләүнең инновацион моделе" темасы буенча семинар үтте

2017 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

2017 ел Россия Федерациясендә Экология елы итеп игълан ителде. Бу карарның максаты - экологик өлкәдә булган проблемалы мәсьәләләргә игътибарны җәлеп итү һәм илдәге экологик иминлекнең хәлен яхшырту. Экология фәне белән балалар мәктәптә танышачак, әмма экологик тәрбияне мәктәпкәчә яшьтә үк бирә башларга кирәк. 

Экологик укыту кысаларында 6 декабрьдә 47нче "Энҗе бөртеге" балалар бакчасында "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны экологик яктан тәрбияләүнең инновацион моделе" темасы буенча региональ семинар үтте. 

Укытучылар икенчел чималны куллану буенча мастер-классларны тәкъдим иттеләр, музыка җитәкчесе Фазулзянов Н.Г. "Яшел патруль" миниатюрасы белән экология проблемасын күтәрде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International