Агымдагы елның 1 июленнән икътисадның бюджеттан тыш секторы өчен минималь хезмәт хакы 8 848 сум дип белгеләнде. Татарстанның Министрлар кабинетында бу хактагы килешүгә Профсоюзлар федерациясе, Эш бирүчеләр берләшмәләренең координация советы һәм республика хөкүмәте кул куйды. Башкарма комитет эш бирүчеләрне шул хакта искәртә.