«Татнефть» ГАҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчасте Бөтенроссия бәйгесендә җиңде

2017 елның 6 декабре, чәршәмбе

Мәскәүдә "Россия сәламәтлек саклау атнасы - 2017" халыкара фәнни-гамәли форум кысаларында "Сәламәтлек саклау өлкәсендә иң яхшы дәүләт-шәхси аралашу проекты" Бөтенроссия бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү узды.  

Бәйгенең нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы "Сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт-шәхси аралашу үсешенең дәрәҗәсе буенча Россия Федерациясенең иң яхшы субъекты" номинациясендә җиңде. 

Шулай ук "Махсуслаштырылган, шул исәптән югары технологияле медицина ярдәмен күрсәтү" категориясендә гражданнарга дәүләт медицина ярдәмен күрсәтү территориаль программасын тормышка ашыруда катнашучы иң яхшы шәхси медицина оешмасы" номинациясендә «Татнефть» ГАҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчасте җиңде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International