Бөтендөнья СПИД белән көрәш көненә туры китерелгән Европа ВИЧ һәм гепатитларга тест ясау атнасы кысаларында Әлмәт мәшьгульлек үзәгенә килүчеләр бүген иртәннән бирле бушлай һәм аноним рәвештә ВИЧка тикшеренү хокукы белән куллана алдылар. 31 кеше экспресс-тестны үттеләр, барлык нәтиҗәләр дә тискәре булып чыкты, 22 кеше анкета сорауларына җавап бирде.