Әлмәт "Нефтянигы" Нефтекама "Торосын" җиңде

2017 елның 1 декабре, җомга

Әлмәттә җавап Татарстан-Башкортостан дербисы уйналды: "Нефтяник" күптән түгел генә Нефтекамада җиңелгән "Торосны" кабул итте. Бу очрашуда кунакларга инде алтынчы минутта җае чыкты, Владислав Лукин кирилл Цулыгинның передачасын эләктереп алды һәм алканы капкаларның якын булган почмагына җибәрде. 

Әмма аннан соң туксан сигез секунд эчендә әлмәтлеләр ярышташларның капкаларына өч алканы керттеләр. Бу Югары хоккей лигасы сезонында иң тиз ату рекорды.

Матчның исәбе - 3:1. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International